“Хоровод дружбы”. Әнә шулай дип исемләнгән район фестивале узды шушы көннәрдә Буада. Күпмилләтле районыбызның 40тан артык үзешчән сәнгать остасы Мәдәни үсеш үзәге сәхнәсен гөрләтте. “Дуслык әйлән-бәйләне”н безнең хәбәрчебез дә күзәтте.
Сәхнәдә районыбызның “йөзек кашы” – “Ләйсән” халык җыр һәм бию ансамбле. Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче ансамбль узган гасыр уртасында оеша. Авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре, клуб директорлары, сәнгать җитәкчеләреннән торган коллектив бүгенге фестивальдә “Талы-талы” җырын башкара.
Ырыңгы авылының фольклор коллективы да милли кыйммәтләргә өстенлек бирә. 40 еллык тарихы булган “Щолкущ” дәрәҗәле халык исеменә 8 тапкыр лаек була. Аларның бүгенге чыгышы чуаш халкы йолалары белән бәйле.
Яшь категорияләре буенча катнашучылар берничә төркемгә бүленә. Биредә шактый тәҗрибәле өлкәннәр дә, җыр һәм моң иленә тәүге адымнарын ясаучы сабыйлар да бар. “Подснежник” төркеменең мондый масштабтагы чарада беренче катнашуы.
“Дуслык әйлән-бәйләне” районыбызда яшәүче төрле милләт халыкларының дуслыгын тагын да ныгыту, йолалары белән таныштыру максатыннан үткәрелә. Быел фестивальдә катнашырга теләк белдереп 40тан артык гариза килгән.
Киләсе елларда “Хоровод дружбы” фестиваленең географиясен тагын да киңәйтеп, аны зональ этапта оештырырга исәплиләр.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.