8нче март көнне махсус хәрби операция территориясендә үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче табибларның хатыннарын, әниләрен, кызларын котладылар. Акция туганнарның Татарстан депутатлары белән очрашуы кысаларында узды. Табиблар гаиләләренә кирәкле адреслы ярдәм турында фикер алыштылар.
Вадим Горбунов әнисе белән 4 айга беренче тапкыр күрешә, күз яшьләрен тыю авыр аларга. Әлегә бу элемтәнең бердәнбер ысулы. 8нче март алдыннан газизләренең тавышларын әниләре, хатыннары, кызлары ишетте. Надежда Вишневскаяның улы Бөгелмә үзәк район хастаханәсендә фельдшер булып эшләгән.
Лидия Крылова махсус хәрби операциягә ирен озаткан — хәзер ул анда фельдшер булып эшли.
Татарстан депутатларына хатынынарының һәм әнисенең сорауларын һәм үтенечләрен җиткерделәр. Игътибар үзәгендә — адреслы ярдәм һәм медикларны ешрак тернәкләнер өчен өйгә кайтару.
Хәзер Донбасста хезмәт итүче табиблар үз бурычларын Лисичанскида башкара, тыныч халыкка ярдәм итә. Медицина товарларын китерү турында да фикер алыштылар.
Очрашуда Минзәләдән хәрби табиб Фәнис Мәрдәнов та бар. Донбасста булганда, ул бер ай әсирлектә уздырган. Гаиләсе барлыгын тою аңа җиңеп чыгарга мөикинлек бирә, аның 5 баласы бар.
Һәр ананың, хатынның йөрәгендә изге ышаныч — Донбасстагы Татарстанның һәрбер табибының көчен арттыра. Бүген анда 35 табиб эшли.
Алия Галиуллина, Диана Дасаева, Ленар Хәбибуллин, Татарстан яңалыклары.