Татарстанда атна ахырына 4 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә. Бу хакта үзенең һава торышы фаразында ТР Гидрометүзәге хәбәр итә.
Әйтик, сишәмбе, 7 мартта, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы фаразлана. Бераз юеш кар булырга мөмкин. Көндез һава температурасы 0…-5 градус чикләрендә булачак.
Чәршәмбе, 8 мартта, Татарстан чираттагы көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында булачак. Республиканың көнбатыш районнарында кар, урыны белән буран һәм җил 16 м/с ка кадәр булырга мөмкин. Төнлә -11 градуска кадәр салкыннар көтелә, ә көндез һава температурасы 2 градуска кадәр күтәреләчәк.
Пәнҗешәмбе көнне, 9 мартта, республикада шулай ук явым-төшемнәр һәм көчле җил 20 м/с ка кадәр көтелә. Төнлә термометр баганалары -8 градуска кадәр төшәргә мөмкин, ә көндез һава 4 градуска кадәр җылыначак.
Җомга һәм шимбә, 10 һәм 11 мартта, Татарстанда көчле җил һәм явым-төшемле җылы һава торышы булачак. Төнлә температура -4… 1 градус, көндез 3.