2023 нче ел- милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, дип игълан ителде. Рухи кыйммәтләрне саклауга һәм ныгытуга Яшел Үзән районында зур игътибар бирелә. Мәдәни үсеш үзәгендә үткәрелгән матур чара шуны раслый. Күргәзмә залын Ислам һәм православие диннәре темасы белән берләшкән милли киемнәр, картиналар бизи. Ә эшләр- бәйрәмгә килүчеләрне,- туган телне һәм ватанны яратучыларны берләштерә.
Яшел Үзән районында 50 дән артык милләт яши, алар туган телләрендә сөйләшә һәм гореф-гадәтләре белән уртаклаша.Якын — тирәдәге кешеләрне белүнең һәм аларны яратуның якты күрсәткече — «мәдәниятләр якынлыгы» күргәзмәсе. Шәһәр сәнгать галереясенең бу экспозициясе Президент грантын ота, ике ел эчендә аны 50 меңнән артык кеше карый ала, менә ул янә Яшел Үзәндә — Татарстанда православие һәм Ислам диннәренең никадәр якын булуын күрсәтә.
Үз мәхәббәтеңне күрсәтү мөһим. Төрле мәдәниятләргә булган бу игтибар, традицияләргә хөрмәт бездә күптән бар.Тамашачылар игътибарына этнофутуризм стилендәге тагын бер кызыклы күргәзмә. Аны Марий Эл Республикасының Рәссамнар берлеге рәисе Анна Санникова тәкъдим итә.
Милли мәдәниятләр темасын балалар сәнгать мәктәбе педагоглары һәм укучылары җыр-моң аша җиткерә.
Билгеле булганча, Татарстанда милли мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклауга, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур игътибар бирелә.
Халыклар бердәмлеген арттыру — Яшел Үзән музыка театрында да бу мөһим юнәлеш булып тора: милли спектакльләр, тематик концертлар биредә аншлаг белән үтә. Регина Сәлимуллина җырларын төрле телләрдә яңгырата
Теләгем зур, Чит телдә җырлар башкарып, аларның үз төсләрен, халыкның милли үзенчәлекләрен җиткерәсе килә.Идел буе халыкларының мәдәниятын аларның киемнәре дә саклый — яңа экспозиция тиздән мәдәни үсеш үзәгендәге күргәзмәне тулыландырачак. Алда-милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан тагын бик күп чаралар, ә мәдәни үзәктә бу күргәзмә март ахырына кадәр дәвам итәчәк.