6 һәм 7 нче март көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында “Нәзер” спектакле. Сугышта ике дус – Хикмәтулла белән Хисмәтулла нәзер әйтәләр: бу мәхшәрдән исән-сау кайтсак, бер атнага хатыннарны алышып торырга! Исән-сау кайталар , тик дәвамы нинди булачак. Бу турыда спектакльне карап белерсез. Режиссеры — Рөстәм Галиев.
7 нче март көнне Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында “КЫЗЫМ КИЯҮГӘ ЧЫГА ” спектакле. Һәрьяктан килгән, эшкә уңган, сөйкемле, шул ук вакытта мең дә бер төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калган, олыгаеп баручы Галия фатирына ялгыш кына бер ир-егет килеп керә. Фатирларны бутап кергән кеше Галиянең бәхете түгел микән? Рольләрдә Энҗе Шиһапова, Чулпан Әскәрова, Рафил Сәгъдуллин һәм башкалар.
8 нче март көнне Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында “Бию пәрие” спектакле. Озак еллар югалып торганнан соң туган шәһәренә биюче Сәяр Рәмиев кайта. Анда ул яшьлек мәхәббәтен очрата, яңа буын биючеләр белән таныша, үзе өчен мөһим хакыйкатьләрне аңлый.. Бию пәрие” спектаклен кую идеясе Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахмановның юбилей кичәсе өчен куелган тамашадан соң туган.
9 нче март көнне Әлмәт татар дәүләт драма театрында “Яшь йөрәкләр” спектакле. “Яшь йөрәкләр” – үткен,халыкчан юмор, романтик кәеф белән сугарылган комедия. Мөнәсәбәтләр матурлыгын олылаучы мәхәббәт тарихы да, татар халкының милли, рухи-мәдәни хәзинәсе булган фольклор энциклопедиясе дә. Режиссеры: Зиннур Сөләйманов
10 нче март көнне сәгать кичке җиденче яртыда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “ АшИна” спектакле. Ашина – әнисе үлгән малайны имезеп үстереп, нәселне коткарган ана бүре. “Ашина” спектаклендәге вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара. Геройларның үзара мөнәсәбәтләре катлаулы. Алар еллар буе үзләренең хисләрен күңел түрләрендә яшереп, көнчелек һәм мәкерлекләрен күрсәтми яши. Режисерры- Илсур Казакбаев, Рольләрдә Гөлназ Нәүмәтова, Зөлфәт Закиров, Резедә Сәләхова һәм башкалар.
Бу атнага мәдәният дөньясына кагылышлы яңалыклар шулар иде. Үзегезне рухи яктын үстерәсегез килсә — концертларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә рәхим итегез.