Әл-Мәрҗани мәчетендә волонтерлар сугышчылар өчен маскировка челтәрләре үрә һәм гуманитар йөкләр формалаштыра. Узган атнада фронтан килгән рәхмәт хатларын җибәргәннәр. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Махсус хәрби операцияне уздыруның беренче көннәреннән үк республика халкы битараф кала алмады. Татарстанның иң борынгы таш мәчетендә волонтерлар көн саен маскировка челтәрләрен үрәләр.Маскировка челтәре — хәрби хәрәкәтләр зонасында мөһим әйберләрнең берсе. Алар хәрби техниканы һәм сугышчыларның урыннарын яшерә. Аларны төзү өчен иске тюльдән һәм пәрдәләрдән волонтерлар балык тоту челтәрләренә үрелгән тасмалар кисәләр.
Мәчет сугышчыларга маскировка челтәрләре белән генә ярдәм итми. Монда шулай ук республика халкы һәм предприятиеләреннән гуманитар ярдәм җыялар. Моннан тыш, волонтерлар ир-атлар өчен маскхалатлар, эчке кием тегәләр, оекбашлар бәйлиләр. Пациентны яңадан киендерергә мөмкин булсын өчен бәйләвечләр дә махсус күлмәкләр тегәләр, шулай ук медицина валиклары ясала.
Мәчеттә 8 март алдыннан әниләрне, әбиләрне, хатын — кызларны, волонтерларны котларга карар кылдылар, алар көн саен диярлек безнеңе гетләргә ярдәмитә. Шулай ук төрле частьлардан рәхмәт хатлары җибәрелде.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.