Татарстанда күп фатирлы йортларны күбрәк металл конструкцияләрдән төзергә планлаштыралар. 2010 елдан башлап, республикада ел саен 3 миллион квадрат метрдан артык торак сафка бастырыла.
Хәзер исә, йортларны тимер каркас кулланып ясарга ниятлиләр. Бу икътисадый яктан да файдалы булачак, чөнки Россиядә аларны җитештерү өчен зу рмөмкинлекләр бар. Мондый конструкция куркынычсызрак, һәм төзелешнең үз кыйммәте дә, эш вакыты да кими.