Татарстанлылар өчен мобиль кушымта эшләтеп җибәреләчәк, анда ауга чыгучылар өчен электрон рөхсәтне рәсмиләштерергә мөмкин булачак.Май аенда ук «Татарстанда аучылык» дип исемләнгән система эшли башлый.
Шул УК вакытта барлык аучылык җирләредә исәпкә куелачак. Ә саклана торган табигый зоналар саны артачак. Бүгенгә, Татарстанда аларның саны 193, тагын икесе узган елда исемлекне тулыландырды. Әлеге система бик кирәк, чөнки республикада 2025 нче елда, Кызыл китапның яңа версиясенә хайваннарның яңа төрләрен дә өстиячәкләр. Узган ел, аларны 5 районда теркәгәннәр. Шулай ук быел терлекләр катнашында юл-транспорт һәлакәтен булдырмау буенча,көчәйтелгән эш башларга планлаштыралар.