Безнең Татарстан телерадиокомпаниясе Русфонд хәйрия җәмгыяте белән берлектә, авыру балаларга ярдәм акөиясен дәвам итә. Бүген биш яшьлек Настя Гармонова тарихы.Балада хроник ишетмәүлек (саңграулык). Уң колагына имплант куелган, хәзер кыйммәтле дәвалану таләп ителә.
Биш яшьлек Настя сүзләрне уң колагындагы имплант ярдәмендә генә ишетә. Хроник саңграулык диагнозын аңа тумыштан ук куйганнар.
Без бу хакта ул тугач реанимациядә белдек. Үсә төшкәч, барысы да җайланыр дип өметләндек, ел дәвамында көттек, ә аннары диагнозы расланды.
Настя ни бары — 880 грамм авырлыкта туган. Табиблар аны бик яхшы карасалар да, сәламәтлеге ныгымаган. Ике ел элек Настяга уң як колагына имплант куйганнар. Хәзер — тернәкләндерүнең озак процессы башланган — сурдолог, логопед белән индивидуаль дәресләр узарга кирәк.
Тирә-юньдщге тавышларны ишетер һәм аерыр өчен аңа тернәкләнү узарга кирәк.
СНХ Полина Рубинштейн сурдолог-оториноларинголог Тернәкләндерү дәресләренең курслары аңа гомуми үсешне активлаштырырга, ишетү сәләтен һәм үз сөйләмен аңлауга ярдәм итә.
Аның икенче колагына да имплант куярга планлаштыралар. Әлегә — көчәйтелгән тернәкләндерү таләп ителә. Ул 725 мең сумга төшә. Без сезнең белән бергәләп ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә мөмкин. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум. Яисә экранда күрсәтелгән куар коды буенча күчерергә була. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмәт безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Алия Галиуллина, Ралина Абрамова, Александр Решеткин, Татарстан яңалыклары.