Казанданың Алексей Казем-бек урамындагы социаль ипотека йортында яшәүчеләр өй туе үткәрде. Яңа йорт 18 катан тора, 255 фатир. Бу йортта табиблар һәм укытучылар яшиячәк. Тантаналы чарада Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Күпкатлы йортта торак сайлаганда нәкъ менә укытучларга өстенлек бирелә. Аларны өй туйлары белән Рөстәм Миңнеханов котлады. Биредә 70 фатир укытучылага тапшырылды. Бөтен уңайлыклар тудырылган.
Тантанада 12 мең ноутбукка сертификат бирелде. Атна дәвамында аларны республика укытучыларына тараталар. 70% ка эш техникасы тулысынча яңартыла. Бу Республикатарафыннан мәктәпләргә ноутбукларның икенче партиясе.
Шәкүровлар гаиләсе өч бүлмәле фатирга күченә. Моңа кадәр алар ике кечкенә балалары белән бер бүлмәле фатирда яшәгән. Яңа йортны яшь гаилә социаль ипотека буенча алган. Алия башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли. Күпкатлы йортта педагоглар гына түгел, медецина хезмәткәрләре һәм ятим балалар да яшиячәк. Мондый күңелле мәшәкатьләр тагын да булып торсын дип кенә телисе кала.
Алия Галиуллина, Ферүза Насырова, Ильдар Галяутдинов, Татарстан яңалыклары.