Казанда ишегалларының мәгълүмати модельләре булдырылачак. «Безнең ишегалды» республика программасы 3 ел эшләү дәверендә, 1356 күп фатирлы йортның 7,5 миллиард сумлык территориясе төзекләндерелгән.
Быел исә, 274 ишегалдында төзекләндерү эшләре планлаштырылган. Башкалабызда программаны тормышка ашыру ахырына 2300 ишегалды төзекләндереләчәк дип көтелә.