Мөхәммәт Мирза 1952 елның 3 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Чалманарат авылында дөньяга килә.Кечкенәдән ук иҗатка гашыйк булып үсә Мирза, язган һәрбер шигырендә, поэмасында балачак һәм авыл хәтирәләре чагыла. Шагыйрь үсә төшкәч, Казан дәүләт мәдәният институтында бергә укыган Раушаниягә гашыйк була.45 еллык уртак тормышыбызның бөтен мәгънәсе — ике кызыбызда, улыбызда һәм алар янында тагын биш оныгыбызда ди юбиляр.
Юбилей кичәсе Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге “La Primavera” Казан камера оркестры һәм Ильяс Әүһәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенең татар хоры чыгышы белән башланып китте.
Юбилей кичәсендә килгән тамашачылар өчен Мөхәммәт Морза иҗат иткән шактый шигырьләр, поэмалар яңгырады. Тамашачының шигъри сүзгә сусаганлыгын күрү, тыемлау күңелгә аерым бер рәхәтлек бирә, киләчәккә өмет уята.
Динә Нәҗметдинова, Альберт Сафиуллин.