Татарстан Язучылар берлегенең Тукай клубында язучы-прозаик, публицист, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Локман Закирның 95 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә булып узды. Чарада язучының каләмдәшләре, җырчылар катнашты.
Локман Закирның исеме җисеменә туры килә. Локман озын гомерле, озак яшәүче дигәнне аңлата. Тиктормас Локман ага һаман да каләмен ташламый. Аның каләме тарихи теманы, авыл хуҗалыгы мәсьәләләрен дә, хәрби техника, космос, тәрбия мәшәкатьләрен дә читләтеп узмый.
Юбилярны Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла, Аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов, Язучылар берлегенең әдәби тәрҗемә һәм рус әдәбияты консультанты Галина Зәйнуллина, язучы Газинур Морат котлады.
Кичәнеңалып баручысы һәм сценарий авторы − Хәбир Ибраһим Локман аганың эчкерсезлеген, күңел халәтен күз уңында тотып язган.
Ләлә Зәйнуллина, Александр Решеткин. Татарстан яңалыклары.