Рәйхана Ханнанова Әлмәт халкы өчен бик таныш исем. Мәчет төзи, кафе тота, мөселман хатын-кызлар оешмасын җитәкли, хәйриячелек белән шөгыльләнә. Ерак ара дип тормый Казанга да еш килә.
Төркия һәм Сириядә каза күрүчеләр хәсрәтенә дә битараф кала алмаган эшмәкәр ханым. Социаль челтәрләр аша теләктәшләр табып мөселман кардәшләргә ярдәм итәргә булдык ди Рәйхана Ханнанова.