Татарстан Республикасы башкаласы халкы һәм кунаклары кышны озатуга һәм язны каршылауга багышланган халык күңел ачуларында катнаша алды. Чара Аккош күлендә, шәһәр паркларында һәм скверларында, шулай ук торак массивларда узды.
Программада Казанның иҗат коллективлары, 20 дән артык активистлар,оештыручылар һәм шамакайлар чыгышы планлаштырылган иде. Май чабу карачкысын яндыру йоласы да булды. Быел бәйрәмнең фирма стилен нейрочелтәр ярдәмендә эшләделәр.
Бәйрәмдә катнашучыларга уңайлы булсын өчен маршрут автобусларының йөрү ешлыгы арттырылган иде. Шәхси автотранспортта килергә теләүчеләр өчен машина кую урыннары булдырылган иде.
Аккош күлендә ел саен 20 000 нән артык кунак җыела. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, җәмәгать куркынычсызлыгы бүлеге һәм шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итте. Шулай ук 100 дән артык волонтер вакытны күңелле һәм уңайлы үткәрергә ярдәм итте. Ата-аналар һәм балалар «Әби коймагы» мастер-классында бодай, карабодай, солы һәм башка төр коймаклар әзерләүдә катнашты.
БЛИЦЫ
Һәр мәйданчыкта кунакларны концерт программасы, ярминкә һәм коймак көтте.