КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә алмашу мәйданчыгы» дигән V Халыкара фәнни-методик семинар үтте. Тулырак хәбәрчеләребез язмасында .
Әлеге семинарның максаты “Заманча шартларда тел белемен өйрәтү үзенчәлекләре” һәм мәдәниятара багланышларда төрки телләр асылын ачыклау.
Тел укыту өстенлекләре, яңа алымнар, чыгышларның төп юнәлеше булды һәм һәр галим аны үз ана теле мисалында аңлатты. Катнашучылар фәнни тикешеренүләрен утырыш залы мөнбәреннән дә, яңача читтән торып аралашу ысулы аша да бәян итте.
Заман үзгәргән саен тел укытуның , өйрәнүнең яңа ысуллары барлыкка килә. Бер адымда атлар өчен укытучылар иң беренче чиратта тел өйрәтүнең кулай методларын белергә тиеш, ә аның өчен иң яхшы тәҗрибә ул фикер алышу, уртаклашу.Әлегне семинарның да кыйммәте шунда.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.