Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәме белән Татарстан китап нәшриятында удмурт теленнән үзөйрәткеч нәшер ителгән иде. Әлеге проектның дәвамы итеп тел белгече, тәрҗемәче һәм этнолог Максим Кузнецовның татар теленә үзөйрәткеч китабы чыкты. Татар телен өйрәнү методикасы булган басма белән Ләлә Зәйнуллина танышып кайтты.
Максим Кузнецов – Ижевск шәһәрендә туып, соңгы елларда Санкт-Петербургта яшәүче тел белгече. Татар теле Максим өчен Ижауда яшәүче әбисенең туган теле. Ул әбисенең шигырь-җырларын кечкенәдән тыңлап үскәч, татарча сөйләшергә теләге була. 2016 елда хыялын тормышка ашыру уңаеннан татар теле курсларына йөри башлый. 12 тел өйрәнгән Максим өчен татар теле аеруча җиңел бирелә. Шулай ул үзе кебек рус даирәсендә тәрбияләнүчеләр өчен татар теле үзөйрәткечен яза.
Китап Татарстан китап нәшриятында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән нәшер ителгән.
Рус телендә язылган китап өлкәннәргә дә, балаларга да аңлаешлы. Дәреслектә 12 дәрес, башта кагыйдәләр аннан сүзләрнең тәрҗемәләре бирелә. Дәрес азагында биремнәр үтисе. Китап телнең барлык нечкәлекләрен исәпкә алып төзелгән.
Басманың тиражы 1300 данә. Аның бер өлеше сатуга чыкса, калганы мәктәпләргә, китапханәләргә, чит төбәкләрдә яшәүче татарларга таратыла.Алга таба китапның дәвамы була дип ышандыра автор.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.