Бу көннәрдә татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салган күренекле рәссам, Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, Республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Бакый Урманчыны искә алдылар. Елдагыча аның һәйкәленә чәчәкләр салу оештырылды. Быел искә алу чарасында Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе, Республиканың рәссамнар берлеге, музей хезмәткәрләре, Буа якташлык җәмгыяте вәкилләре катнашты.
Бакый Урманче — Татарстан сынлы сәнгате үсешенә бәяләп бетергесез зур өлеш кертте. Аның 100 дән артык скульптура әсәре, 300 гә якын нәкыш картиналары, меңнәрчә графика әсәрләрен үз эченә алган иҗаты киң катлам тамашачыларга билгеле. Бакый Урманче әсәрләре Татарстанда һәм чит ил күргәзмәләрендә дә даими күрсәтелеп килә.