Соңгы 10 елда районыбыз авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка басып халыкка хезмәт күрсәтә. Сәламәтлек милли проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы авыл кешесенең сәламәтлеген кайгыртуда һәм медицина хезмәткәрләренең хезмәтен җиңеләйтүдә әйтеп бетергесез роль уйный. Чираттагы пункт шушы көннәрдә Саба районының Яңа Мичән авылында эшли башлады.
Бу атнаны Яңа Мичәнлеләр җыр, милли моңнарга күмелгән зур бәйрәм белән каршы алды. Төп сәбәп — биредә заманча фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу бина искесе янәшәсендә генә урнашкан, һәм элеккегесе аның балалар бакчасы белән бер түбә астында була. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга дип тантанага район башлыгы Рәис Миннеханов та килгән иде.
Традицион кызыл тасманы кисү, биредә медицина ярдәме күрсәтүче Гөлшаһидә Зәйнетдиновага символик ачкыч тапшыру – тантананың күңелле мизгелләре. Рәис Миннеханов та һәрвакыттагыча яңа бинаның мөмкинлекләре белән танышты. Гөлшаһидә ханым 37 ел шушы хезмәттә, авылдашларының сәламәтлеге сагында тора. Кайтып эшли башлаган вакытларында 4 авыл арасында йөреп эшләгән. Авыл кешесе күбрәк кан басымы, йөрәк авырулары белән мөрәҗәгать итә, кирәкле медикаментларны заказ белән район үзәгеннән китерәләр, ди ул.
Заманча җихазланыш, уңайлы шартлар, күзәтү камерасы эшләү, авыруларның медицина белгечләре белән онлайн аралашып дәвалану ярдәме алу – хәзер биредә мөмкин эш.
Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылуына бигрәк тә авыл өлкәннәре сөенә. Фельдшер Гөлшаһидә Зәйнетдинова да алар өчен фәрештәгә тиң.
Яңа Мичәндәге модульле фельдшер–акушерлык пункты районда 16нчысы. Аны Казан шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “СтройСити” җәмгыяте төзүчеләре эшләгән. Чираттагы тагын бер шушындый заманча медицина бинасы быел Олы Арташ авылында да файдалануга тапшырылачак.