Терлекләрнең баш саннарын арттыру, киләчәктә заманча тораклар төзү. “Таң” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең үзалдына куйган максатларының берсе шундый. Эшлекле семинар әлеге хуҗалык биләмәләре белән танышудан башланып китте. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда терлекчелек юнәлешендә әлеге хуҗалыкта эшлисе эшләр бар әле.
Терлекләрне ветеринария табибы һәрчак тикшереп, барлап тора. Үзләрендә үк тояк кисү оештырылган. Бу эшчәнлек терлекләр арасында тояк авыруын булдырмый калуда иң яхшы чара буларак семинарда катншучыларга күрсәтелде. Бөртеклеләрдән тулаем 92 мең центнер уңыш җыеп алуга ирешкән хуҗалык. Алдагы ел белән чагыштырганда бу күпкә артык.
Хуҗалыкта техника ремонты буенча да эшләр алып барыла. Бу юнәлештә эшләр көйләнгән, запас частьләр белән тоткарлыклар юк.Терлекләрдән югары сыйфатлы продукция алу — хуҗалыклар алдына куелган бурычларның берсе. Район ветеринария идарәсе анализларынннан күренгәнчә, сыйфат мәсьәләсенә игътибарны көчәйтәсе бар әле.
Чара барышында “Таң” хуҗалыгында терлекләргә ашатыла торган азыкның сыйфаты да анализланды.
Район башлыгы Ленар Зарипов чара ахырында хуҗалыкка эшчәнлекне тагын да активлаштырырга, борчыган проблемаларны бергәләп хәл итеп, эшләргә чакырды.
Алия Галиуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.