Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, язучы Ркаил Зәйдулланың “Ашина” әсәре сәхнәләштерелде.
Ашина – әнисе үлгән малайны имезеп үстереп, нәселне коткарган ана бүре. “Ашина” спектаклендәге вакыйгалар тиздән су астында калачак утрауда бара. Колхозчылар, су килгәнче печәнне чабып бетерергә ниятлиләр.
Әлеге спектакльда аталы-балалы актерлар да катнаша- Зөлфәт Закиров һәм аның малае Айзат. Яшь актерга ни бары 4 яшь, шуңа да карамастан, Айзат һәрбер репетицияда катнашкан,аңа сәхнәдә уйнау ошап та киткән.
Премьера тамашачыларны битараф калдырмады. Ркаил Зәйдулла пьесаны күптән язса да, аның моңарчы куелганы булмаган, нихаять шактый вакыт узгач сәхнәләштерелде. Әлеге премьераны режиссерның, актерларның, зур уңышы дип кабул итте ул көнне тамашачылар. Театрның уңышлары дәвамлв булсын дип кенә телисе кала.
Динә Нәҗметдинова, Ленар Хабибуллин.Татарстан яңалыклары.