Нурлат районы аучылары hәм балыкчылары җәмәгать активистлары белән берлектә «Балык булыр» диписемләнгә нэкологик акция үткәрделәр. Алар шулай ук “Чирмешән” җирлегендә балыкларны тынчыгудан коткару чарасын күрделәр. Биләр-Озеро авылы сулыгында булган балыкларны, кислород кытлыгыннан коткарулары турында безнең киләсе язмада.
Урамда 16 градус салкын булуга карамастан, ир-атлар чаңгы киеп , кулларына урак, балта тотып камыш җыярга дип юлга чыкан. Сулыкның микроклиматын саклау өчен кирәк-яраклар табылган. Алексей — ел саен табигатьне саклау чарасында катнаша.
Күл өслегендә 200 гә якын бәке барлыкка килгән, камышлар үтыртылган. Мондый эшне сулыкның бөтен өслеге буйлап үткәрергә планлаштыралар. Катнашучыларның сүзләренә караганда, яз һәм җәй көннәрендә бирегә бик күп кошлар оялый икән.
Февраль һәм март айларында сулыклардагы җан ияләренә һава җитми башлый. Белгечләр сүзләренчә, даими чаралар нәтиҗәсендә Нурлат районында һава җитмәгәнлектән балыклар үлеме күзәтелми.
Алия Галиуллина, Гульназ Хасаншина,Ильшат Махмутов, Татарстан яңалыклары.