Бүген 21 нче февралдә, Татарстан Дәүләт гимны раслануга – 10 ел тулды.Ул 2013 елның 21 февралендә дүртенче чакырылыш Республика Дәүләт Советының 38 нче утырышында Татарстан дәүләт символлары турындагы законга үзгәрешләр кертү турында закон проекты кабул ителгән иде.
Шулай итеп, Рамазан Байтимеров сүзләренә һәм Филипп Пираевның тәрҗемәсенә язылган республиканың Дәүләт гимны тексты расланды. Татарстан гимны композитор Рөстәм Яхин иҗат иткән музыкаль әсәргә нигезләнгән.
Татарстан РеспубликасыДәүләт гимны беренче тапкыр 2013 елның 21 февралендә Салих Сәйдәшев исемендәге концертлар залында дүртенче чакырылыш Республика Дәүләт Советының 38нче утырышы алдыннан яңгыраган. Шул көннән бирле Татарстан гимны һәр татарстанлының йөрәгендә. Республиканың, аның җиңүләре һәм казанышларының дәүләт символы булган әлеге гимн, барлык мөһим, тантаналы чараларда башкарыла.