Буа районында Мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү пункты ачылды . Ул “Кеше приюты” проекты кысаларында эшли башлады. Игелекле гамәлне башлап җибәрүдә эшмәкәрләр, якташлык җәмгыяте, район хакимияте ярдәм күрсәтә. Бушлай тукландыру ноктасы турында тулырак хәбәрчебез әзерләгән видеоязмада.
Мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү ноктасының беренче “кунагы” Зөлфия Мусина рәхмәт сүзләре җиткерә. 70 яшенә җитеп килүче өлкән шәһәрдә ялгызы яши. Авыр тормыш хәлендә калган әбинең йортына газ үткәрелмәгән. “Кеше приюты” ачылу аның өчен чын мәгънәсендә коткару чарасы.
Мондый туклану ноктасын ачу инициативасы белән район дин әһелләре чыга. Тумышы белән Буа районныннан булган эшмәкәр Ильяс Гыймадов бу идеяне күтәреп ала. Игелекле эшкә Буа якташлыгы җәмгыяте әгъзалары, район җитәкчелеге, башка эшмәкәрләр дә кушыла.
Павильон мәдрәсә янында урнашкан, ул көндезге 11дән 13.00 сәгатькәчә эшли. Бирегә килеп ашау, үзең белән алып китү, өйдән чыгарга мөмкинлеге булмаганнарга илтеп бирү дә каралган. Кайнар ризыкны кафеда пешерәләр. Продуктларның төп өлеше халык ярдәме белән җыела. Азат Хәкимов, мәсәлән, бүген үзе аерткан бал алып килгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мохтаҗларны кайнар ризык белән тәэмин итү пунктының ишекләре барлык дин вәкилләре өчен дә ачык. Биредә көн саен 50 порция азык әзерләү планлаштырыла. Ихтыяҗга карап, бу сан артачак.
“Кеше приюты” проекты республикада 2018нче елдан бирле гамәлдә. Әлеге исем астында ашату нокталары республиканың башка шәһәр-районнарында да бар.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.