20 нче февраль көнне Уникс концертлар залында Роберт Болотный җитәкчелегендәге данлыклы «Синяя Птица» төркеменең концерты.
21 нче февраль көнне Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында Өлүф,яки гүзәл кыз Хәдичә спектакле. Режиссеры- Ренат Аюпов.
22 нче Февраль көнне сәгать иртәнге унбердә һәм бердә Сабир Өметбәев исемендәге Минзәлә дәүләт драма театрында «Онытмаска иде үткәнне» дип исемләнгән әдәби драматик хәтирә. Герой – шагыйрь Муса Җәлил шигырьләре, документаль истәлекләр белән үрелеп барган шигъри – музыкаль композициядә яшь кыз Миләүшәгә Хәтер сугыш вакытындагы берсеннән –берсе гыйбрәтле язмышлар хакында сөйли… Режиссеры — Ильяс Закиров.
23нче февраль көнне сәгать кичке җидедә Әтнә татар Дәүләт драма театрында 2 пәрдәдән торган “Кыз урлау” исемле музыкаль комедия.
23нче февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә сәнгать сөючеләр өчен «Жизель» балеты тәкъдим ителә.
24нче февраль көнне сәгать кичке алтыда Галиаскар Камал исемендәге Татар дәүләт драма театрында “Болганчык еллар. Мөһәҗирләр” спектакле. Спектакль иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре,Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы аянычлы язмышны сурәтли.
25 нче февраль көнне сәгать кичке биштә Кәрим Тинчурин исемендәге дәүләт драма театрында “Хыялый” спектакле. Спектакль тамашачыларны дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көлкеле вакыйгаларның оста бирелеше белән җәлеп итә. Тамашачыларны көтелмәгән финалга китереп чыгара һәм беркемне дә битараф калдырмый. Режиссеры – Илшат Мөхетдинов.
27 нче февраль көнне Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында сәгать җиденче яртыда “ Көлмәгез- мин үләм” исемле спектакль. Авторы — Мансур Гыйләҗев
26 нче февраль көнне сәгать иртәнге унбердә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Комлы маҗаралар” дип аталган чара. Әлеге кичәгә бөтен гаилә белән барырга тәкъдим ителә.
Бу атнага мәдәният дөньясына кагылышлы яңалыклар шулар иде. Үзегезне рухи яктын үстерәсегез килсә — концертларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә рәхим итегез. Мин, Динә Нәҗметдинова, сезнең белән киләсе атнага кадәр саубуллашам.