Махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю дәвам итә. Республиканың Саба районынан иң кирәкле әйберләрне төягән машиналар юлга кузгалды.
Райондашларның бердәмлеге авыр вакытта ачык чагыла. Бер ай элек озатылган гуманитар ярдәмнән соң, икенчесен тиз арада туплап өлгергәннәр. Хәрби хәрәкәт зонасында булган ир-егетләр туганнары белән элемтәне югалтмаска тырыша.
Отставкадагы майор Илгизәр Идрисов районның “Боевое братство” җәмгыяте вәкилләре белән бергә 3 нче тапкыр гуманитар ярдәм алып баруда катнаша.
Байлар Сабасында яшәүче Җәмил Янгучинның Украинага дуртенче тапкыр баруы. Уллары өчен утка да, суга да керергә әзер. Улларын да бер берсен кайгыртып, кирәк вакытта якларлык ир-егетләр итеп тәрбияләгән ул.
Ярдәм җыю турында сөйләгәндә, волонтерлык хезмәте турында да әйтмичә калып булмый. Алар шәмнәр ясыйлар, кирәкле әйберләр тегә. Бу эшкә ярдәмгә килүче һәркемгә сөенә алар. Саба һәм Теләче районының хәрби комиссары Фәнис Закиров җитәкчелегендәге гуманитар йөк ерак елга кузгалды. Аларның сәфәре бу юлы тагын да ераграк булачак. Гуманитар ярдәм белән бергә якташларыбызга 2 уаз hәм 1 нива машинасы да тапшырыла.
Ләлә Зәйнуллина, Раилә Галәвина, Татарстан яңалыклары өчен Саба районыннан.