Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының кырык беренче утырышы 22 нче февральдә узачак. Парламент Президиумы утырышында шундый карар кабул ителде. Депутатлар 23 мәсьәләне карарга планлаштыра, шул исәптән 10 республика законы проекты һәм 4 федераль закон проекты.
Республиканың Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республикада соңгы вакытта узган мөһим вакыйгаларны билгеләп үтте. Бу айда муниципаль районнарда хисап сессияләре уза. Республика җитди сынауларга каршы тора алды, халык хуҗалыгының барлык тармаклары, һәм муниципалитетлар узган елда куелган бурычларны гамәлгә ашыру өчен, уңышлы эшләделәр, дип ассызыклады парламент Рәисе.
Шулай ук, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан халыклары ассамблеясенең утырышында катнашты. Милли-мәдәни иҗтимагый берләшмәләр, Татарстан халыклары дуслыгы йорты, һәм Ассамблея башкарма комитетының узган елгы эшенә, йомгак ясалды. Быел- милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында, Ассамблеяның барлык мөмкинлекләрен һәм ресурсларын файдалану мөһим. Парламент Рәисе күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең эшчәнлеген югары бәяләде, анда узган елда, туган телләрен өйрәнергә теләүчеләр өчен өстәмә, өч сыйныф ачылды.