Безнең телерадиокомпания һәм Русфонд хәйрия җәмгыяте авыру балаларга ярдәм йөзеннән уртак проектын дәвам итә. Бу юлы алты яшьлек Әмир Дәүләтшинның авыру тарихы. Аңа аутизм диагнозы куелган. Кыйммәтле дәвалану кирәк.
Биремнәрне башкаруы аңа җиңел түгел. Дөрес башкару өчен-һәр рәсемнең үз урынын табу өчен һәр сүзне игътибар белән тыңларга туры килә. Әлегә бу аңа авыр бирелә. Дүрт ел элек балага аутизм диагнозы куйганнар.
Әти-әнисе уллары өчен инде хәзер үк уңай тормыш булдырырга тырыша. Иртән бакчага, аннары тернәкләндерүгә алып баралар. Анда Әмир башкалар белән аралашырга өйрәнә. Әти – әнисе һәм кечкенә энесе һәрвакыт янәшәдә. Әлеге дәвалану ярдәмендә Әмирның торышын сизелерлек яхшыртырга мөмкин.
Биш йөз алтмышдүрт мең йөзҗитмеш җиде сум җыярга кирәк. Без сезнең белән ярдәм итә алабыз. Моның өчен 5542 номерына ДЕТИ сүзе белән СМС җибәрергә була. Бер хәбәрнең бәясе — 75 сум. Яисә экранда күрсәтелгән куар коды буенча күчерергә була. Күбрәк өлеш кертергә теләүчеләр өчен тулырак мәгълүмәт безнең телерадиокомпания һәм Русфонд сайтларында.
Алия Галиуллина, Валентина Васильева, Ленар Хабибуллин, Татарстан яңалыклары.