Әкият курчак театры артистлары, Луганскига барып, балаларга «Дюймовочка» спектаклен күрсәттеләр. Сәфәрне Республиканың Мәдәният министрлыгы, төбәкләр арасында мәдәни багланышларны һәм хезмәттәшлекне ныгыту, хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итү, гуманитар ярдәм күрсәтү максатыннан оештырды.
Спектакль Луганск академия курчак театрында күрсәтелде. Балалар рәхмәт сүзләрен җиткерде. «Әкият «курчак театрының төп миссиясе – балаларга игелек китерү», — дип уртаклашты «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы вәкилләре, Луганск халык Республикасына 14 нче февральдә килделәр һәм биредә республиканың мәдәният, спорт һәм яшьләр министры урынбасары Роман Олексин белән эшлекле очрашу уздырдылар. Очрашу барышында Луганск һәм Татарстан вәкилләре, мәдәни багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән башлангычлар, шулай ук мәдәни-иҗади юнәлештәге уртак проектларны гамәлгә ашыру мөмкинлекләре турында да фикер алыштылар.