Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында эре ит эшкәртү комплексында һәм агротехник көллиятендә булып кайтты. Вице-премьер — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров Әтнә районы хуҗалыгы эшчәнлеге белән кызыксынды. Профильле Министрлык бу көннәрдә «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының бишенче махсуслаштырылган күргәзмәсен уздыруга әзерләнә. Ул март аена билгеләнгән.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе районында булып, Муниципаль совет сессиясе утырышында катнашты. Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов вице-премьер — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров белән бергә эре ит эшкәртү комплексында булды.
Предприятие азык сыйфатыннан башлап, итне ваклап сату челтәрләренә илтүгә кадәр җитештерү циклларын контрольдә тота. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Балык Бистәсе агротехник техникумында булды. Техникум бинасына капиталь ремонт 2020 елда үткәрелгән. Моннан тыш, тулай торак төзекләндерелде. Быел техникум остаханәләренә капиталь ремонт ясала. Рөстәм Миңнеханов уку йортында булганда, мәктәпләрне тәмамлаучылар арасында һөнәри юнәлеш бирү белән активрак шөгыльләнергә тәкъдим итте.
Премьер-министр урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Әтнә районында булып кайтты .. Әгерҗе, Баулы, Балык Бистәсе, Чирмешән районнары вәкилләре “Уңыш” агрофирмасы эшчәнлеге белән таныштылар. Алар 1200 башка исәпләнгән сөтчелек комплексын һәм сөт блогы булган ике бозау абзарын карадылар. Хуҗалык җитәкчесе Айрат Хәкимов эштә кулланыла торган технологияләр һәм гамәлгә кертелгән цифрлы программалар турында җентекләп сөйләде. Ә «Тукай» хуҗалыгында «карусель» тибындагы саву залы булган 2 мең 400 башка исәпләнгән сөт комплексы күрсәтелде. Хуҗалык җитәкчесе Илфат Хәкимов сөйләвенчә, заманча технологияләр кертүгә, процессларны цифрлаштыру һәм автоматлаштыруга зур игътибар бирелә.
Татарстанның «ТатАгроЭкспо» агросәнәгать комплексы казанышларының 5 нче авыл хуҗалыгы күргәзмәсе 6-7 мартта узачак. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, фән, бизнес вәкилләре һәм тармак министрлыклары белән берлектеә тәҗрибә уртаклашу. Күргәзмәгә 2 көн дәвамында 10 меңнән артык кеше килер дип көтелә, ә бөтен Россиядән 250 дән артык компания авыл хуҗалыгы техникасын, нәтиҗәле терлекчелек, үсемлекчелек өчен җиһазлар һәм чимал, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, саклау һәм төргәкләү эшләнмәләрен күрсәтәчәк. Вакыйга кысаларында шулай ук Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киңәйтелгән коллегиясен үткәрү планлаштырыла.
Татарстан кооператорларының бүгенге төп казанышы кулланучылар кооперациясе системасын җимерүне туктату булды. Бу хакта Татпотребсоюз башлыгы Рашат Шәймәрданов берләшмәнең хисап җыелышында белдерде. Бүген алга баруның төгәл планы бар. Кулланучылар кооперациясенең күпсанлы хезмәткәрләренә Марат Җаббаров та рәхмәт белдерде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы фикеренчә, алар шәһәр ярминкәләрендә актив катнашканнар, бу исә азык-төлек продуктларына бәяләр үсешен тоткарларга мөмкинлек биргән.
РАЙПО күргәзмәләрендә гадәттәге тәкъдим ителгән әйбер — ул кулланучылар җәмгыятьләре эшенең зур булмаган бер өлеше генә. Соңгы биш елда халыкка күрсәтелгән хезмәтләрнең гомуми күләме бер ярым тапкырга арткан, бүгенгә аның күләме 85 миллиард сум чамасы тәшкил итә.
Баулы кооператорлары өчен узган ел уңышлы булды. Әзерләү һәм җитештерү буенча үсеш 30 процент тәшкил итә.
Тулаем алганда, система эшкә яраклы һәм уңайлы.. Безгә берничә ел дәвамында транспорт техникасы белән ярдәм итәләр. Кече бизнес булмаган торак пунктларда күчмә автолавкалар бик кирәк.
Рашат Шәймәрданов булачак кадрларны укытуга аерым тукталды. Кооператорлар республика җитәкчелегенә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына рәхмәт белдерә. министр Марат Җаббаров, республика берләшмәсенең актив әгъзаларын билгеләп үткән хәлдә күрсәткечләре бернигә дә ярамаган район бүлекчәләрен дә атап китте.Киләсе бишьеллыкка Татпотребсоюз — цифрлаштыру дәрәҗәсен арттырырга чыгымнарны әзәйтергә дип максат куйган.
Бу атнага авыл хуҗалыгы тармагына бәйле яңалыклар шулар иде, Мин Динә Нәҗметдинова, сезнең белән киләсе атнага кадәр саубуллашам.