Башкалабыз Казанда — Камал театрында, 3 көн дәвамында Чаллы театрының гастрольләре бара. Бүген гастролләрнең соңгы көне. Әйтергә кирәк, бу Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт театрының яңартылганнан соң, Казанда беренче зур гастрольләре булды. Башкалабыз халкы өчен, артистлар иң яратып уйнаган спектаклләрен тәкдим итте. Аларны Фәннур Хәсәнов та карап кайтты.
Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры — Чаллыда эшләүче профессиональ театр коллективы. 1990 елда оешкан. 2020 елның августында күренекле татар язучы-драматургы Аяз Гыйләҗев исеме бирелде. 2020 елның сентябреннән ЗЯБ бистәсендә урнашкан яңа бинада эшли. «Сәхнәдә бу спектакльләр уйналган көнне театрда бәйрәм хисе була – шуңа күрә шушы спектакльләр сайланды. Шушы бәйрәм хисен Казан тамашачысы белән дә уртаклашасыбыз килде», -диде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов.
1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы тарихында беренче мәртәбә шәһәрдә һөнәри труппа оеша. Бу көн Чаллы татар дәүләт драма театрының туган көне дип исәпләнә. Рәсми документларга мөрәҗәгать итсәк, башта театр «Яшь тамашачылар театры» дип аталган. «Чаллы театрының яңа бинага күчеп, аңа Аяз Гыйләҗев исеме бирелгәч,- бу Казанда аларның беренче гастрольләре».
Театрның бүгенге афишасында 32 спектакль исәпләнә. Репертуарында төрле жанрлардагы – драма, мелодрама, мюзикл, әкият, комедия спектакльләре бар. Коллективта 30 артист һәм җитештерү-техник эшчәнлекне тәэмин итеп торучы 60 хезмәткәр исәпләнә.
Чаллы театры Казан тамашачысына-«Яшь йөрәкләр»,«Капка» һәм «Болан» спектакльләрен тәкдим итте. Алар Галиәскәр Камал театрының зур залында барды. Бүген гастрольләренең соңгы көне.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.