«Безнең әти — герой». Казанда әнә шул исемдә мобилизацияләнгәннәр һәм аларның гаиләләре өчен видеоэлемтә үткәрелде.Мобилизацияләнгән 20 хәрби үз туганнары белән видеоэлемтә аша күреште.Бу чараны Республиканың Хәрби комиссариатында махсус оештырды. Йөзләрчә чакрымнарны үтеп, яраткан кешеләренең тавышын ишетергә бөтен республикадан хәрбиләрнең туганнары килгән иде.
Һәр гаиләгә аралашуга берничә минут кына вакыт бирелде. Сөйләшу алдыннан, отряд командиры урынбасары, һәр сугышчының үз батырлыгын күрсәтергә өлгерүен, барысы да намус белән, үз бурычларын җиренә җиткереп үтәүләрен сөйләде.Татарстанның Хәрби комиссары Сергей Погодин да мобилизацияләнгән сугышчыларга ярдәм күрсәтүнең әһәмияте турында әйтеп узды. Мондый очрашуны хәрби комиссариатта мобилизацияләнгәннәр өчен беренче тапкыр гына үткәрмиләр. Хәрбиләр, туганнары белән Яңа ел алдыннан да күрешкән иде.
Хәрби комиссариатагылар билгеләп үткәнчә, бу юлы видео-элемтәгә күбрәк гаиләләрне җыя алганнар.
Соңыннан туганнарына истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Ләкин иң мөһиме, махсус хәрби операциядә катнашучылар,үз туганнарын, балаларын күреп, аралаша алды. Барысы да исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде дип кенә, телисе кала.