“Апуш” балалар татар театр студиясе әзерләгән премьера турында сөйләшербез. Әгәр сез бу өзекне тулысынча карарага теләсәгез, 21 февральдә 18:00 сәгатьтә Ленин исемендәге мәдәния ял үзәгенә рәхим итегез! Биредә “Апуш” балалар татар театр студиясеннән “Кечтүк” спектакле премьерасы!
Талантлы кыз Зәкия Әүхәдиевага алкышлар!
Һәм безнең белән бергә әлеге студиянең остазы – Татарстанның халык артисты – Зөлфия Вәлиева!
Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры патронажы астында төзелгән «Апуш» студиясе хәзер шәһәрнең өч мәдәни үзәгендә – «Сәйдәш», «Чулпан» һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында эшләп килә. 90 га якын укучы бушлай актерлык, сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте һәм вокал белән шөгыльләнә.