Республика районнарында совет утырышлары дәвам итә, анда район башлыклары узган елга хисап тота, быелга яңа бурычлар билгеләнә. Мондый утырыш Чирмешән раойннында да узды. Анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Биредә ул райондагы берничә объектта булды. Бу: «Хан-Су» шифалы суын тутыру цехы, шулай ук Советлар Союзы Герое, Иван Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбе. Барысы турында тулырак алдагы язмада.
Чирмешән районы икътисадының нигезе — сәнәгать. Аның өлешенә җыелма территориаль продуктның 90%ы туры килә, җитештерүнең төп өлеше нефть чыгаруга карый.
Рөстәм Миңнеханов утырыш барышында 2022нче елның барлык кыенлыкларга карамастан, республикада икътисадта уңай нәтиҗәләр белән тәмамлануын әйтте.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов райондагы берничә объектта булды. «Хан-Су» шифалы суын тутыру цехында, шулай ук Советлар Союзы Герое Иван Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат мәктәбендә.
Икътисадый вәзгыять турында Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбәтов чыгыш ясады. 2022нче елда Чирмешән районында нефтьчеләр 3,4 млн тонна нефть чыгарган, бу Татарстанда гомуми нефть чыгаруның 10%ын тәшкил итә.
Республикада федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Узган ел 4 меңнән артык объект төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Татарстан Рәисе районның терлекчелек һәм игенчелек үсешенә зур игътибар итергә өндәде. Шулай ук утырышта кече һәм урта бизнесны үстерү, медицина сыйфатын күтәрү, гаилә институты кыйммәтләре темалары да күтәрелде.