Яңа корпуслар, заманча сыйныфлар. Түбән Кама раойнының балалар өчен “Алмаш” укыту-өйрәтү базасын, зур төзекләндерү көтә. Заманча комплекс нинди булачак? Түбән Камадыгы хәбәрчебез Албина Вәлиева белеште.
Балаларның шат тавышлары әллә кайдан ишетелеп тора — Түбән Кама мэры көн дә очрап тормый бит! Бүген Рамил Муллин җитәкчелегендәге эшче төркем “Алмаш” базасын карап чыкты — төзекләндерү буенча фикер алыштылар.
Түбән Кама мэры билгеләп узганча, “Алмаш” укыту-тренировка базасы –тулысынча яңартылачак. 90 балага исәпләнгән ике яңа корпус төзеләчәк. Калган корылмалар да калачак. Алар 100дән артык кешене сыйдыра алачак, дип көтелә. Заманча комплекс ел әйләнәсе эшлиячәк — ял итүчеләр өчен футбол кыры, чаңгы шуу һәм йөгерү өчен урыннар әзерләү каралган. Бу яңалык күпләрне сөендерде.
Исегезгә төшерәм, “Алмаш”, “Дружба” һәм “Факел” спорт комплекслары – муниципалитет карамагында. Сибур — Түбән Камага шундый бүләк ясый. Предприятие – акчалата да ярдәм итә. Республика хакимияте дә шактый сумма бүлеп бирә. Ремонт эшләре якын арада башланып, сентябрь – октябрьдә тәмамланыр, дип көтелә.
Альбина Вәлиева, Рафаэл Рәкыйпов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.