Буа районында “Торак” дип исемләнгән янгын-профилактик операциясе башланды. Аның кысаларында дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре, халыкка янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәртә. Күп балалы һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәгеләр- инспекторлар тарафыннан аерым контролендә. Теманы Алсу Сәмигуллина дәвам итә.
Евгения Илюшина гаиләсендә янгын куркынычсызлыгы турында ишетеп кенә белмиләр. Иренең әтисе гомер буе янгын сүндерүче булып эшли, куркынычсызлык чараларын әледән-әле искә төшереп тора. Ә менә янгыннан саклануның яңа ысуллары турында гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре хәбәр итеп торалар.
Ел саен киләләр. Батареяларны карыйлар, барлык розеткаларны. Барысын да аңлаталар, без өлкәннәр онытырга да мөмкинбез. Шырпыларны хәзер кулланмыйбыз инде, электр плитә белән эшлибез.
Әхмәдуллиннар да янгын куркынычсызлыгына җитди карый.