Республика районнарында әлеге программа буенча шактый гаиләләр торак шартларын яхшыртты инде. Нурлат районында да «Социаль ипотека — яшь гаилә» программасы кысаларында меңнән артык гаилә өй туйларын билгеләр үтте. Шундый гаиләләрнең берсе турында киләсе язмада.
Бу программа эшли башлаганнан бирле Нурлатта 1000 нән артык гаилә яңа фатирлы булды. Усмановлар гаиләсе шундыйларның берсе. Илнур белән Алинә шәһәрнең бюджет оешмасында эшли. Кызлары Диләрә — бишенче сыйныф укучысы, уллары — Нияз мәктәпкә быел бара. Аларның яңа микрорайондагы ике бүлмәле фатиры-социаль ипотека белән алынган.
Планлаштыру, бүлмә мәйданнары аларны канәгатьләндерә. Айлык түләү 7 мең сум. Программаның тагын бер уңай ягы — бала тугач түлисе бәядән 200 мең сум киметелә.
Яңа йортлы булучыларның яше 35 тән артмый. Яшь гаиләләр өчен мәктәп, балалар бакчасы, өй янында уен мәйданчыгы, кибет, спорт комплексы, машина кую урыны булу – барысы да бик уңайлы.
Ләлә Зәйнуллина, Гүзәл Самерханова. Татарстан яңалыклары. Нурлат районы.