Бүген — 13 февральдә күренекле опера башкаручысы, дөньякүләм танылган артист, якташыбыз Федор Шаляпинның тууына нәкъ 150 ел тула. Шул уңайдан бүген юбилей чаралары уза.
Көндез сәгат бердә Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр куелачак, мемориаль такта ачу тантанасы булыр дип көтелә. Кичке сәгат җиденче яртыда Салих Сәйдәшевисемендәгезур концерт залындабәйрәм концерты була.
Тантаналы концерт барышында 2023 елдагы Шаляпин стипендиясе лауреаты игълан ителәчәк.
Ә инде Халыкара опера фестивале кысаларында бүген кичке сәгат алтыда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә «Борис Годунов» операсы тәкъдим ителә.