Республикабызда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм чаралары оештыру дәвам итә. Түбән Кама районындагы иҗтимагый үзәкләрнең берсендә, хәрбиләргә носилка һәм келәмнәр тегә башладылар. Теманы Түбән Камадан Гөлия Нигмәтуллина дәвам итә.
Иҗтимагый үзәктә көн саен 20 кеше эшли. Иртәдән кичкә кадәр. Җепләр һәм тегү өчен кирәк-яракларны түбәнкамалылар сатып алырга ярдәм итә. Носилка, утыргычлар, маскировкалау челтәрләре…. Материаллар тиз бетә, ди активистлар. Йөздән артык әйбер инде хәрбиләргә җибәрергә әзерләп куелган.
Тегү цехыннан тыш, биредә гуманитар ярдәм җыю пункты да эшләп килә. Хәйрия эшенә теләге булган һәркем кушыла ала. Барлык сораулар буенча Студентлар урамындагы 49 йортта урнашкан иҗтимагый үзәккә мөрәҗәгать итәргә.
Гөлия Нигматуллина, Денис Макаров, Булат Әбделманов, Татарстан яңалыклары, Түбән Кама.