“Актаныш –информ” коллективы өчен зур вакыйга «Актаныш таңнары» газетасының 90 еллыr юбилее һәм капиталь төзекләндерүдән соң өр-яңа бина ачу тантанасы булып узды. Бәйрәм чарасында чакырулы кунаклар да бар иде.
Яңартылган бинаның эченә күз салсак- телевидение һәм радио дөньясына чумасың. Гомүмән алганда “Актаныш-информ” дүрт юнәлеш буенча эшли: телевидение, радио, смм һәм “Актыныш таңнары” газетасы. Телевидение монан 25 ел элек үз хезмәтен башлаган. Ул елларда төшерелгән сюжетлар, чыгарылган яңалыклар ачылу тантанасында килгән кунакларга тәкъдим ителде.
“Актаныш-информ” хәзмәткәрләре мондый яңарышларга бик шат, алар өчен тагын бер сөенечле хәбәр – Турыдан-туры эфирга чыгу. Радио җиһазлар искерү сәбәпле туры эфирга якынча 10 ел элек чыкан. “ Актаныш-информ” җитәкчесе радио һәм телевидение эшчәнлеге белән якынрак таныштырып узды.
Киләчәккә планнар зурдан, мондый яңартылган бинада эшләү үзе бер бәхет дип саныйлар “ Актаныш-информ” хәзмәткәрләре. Айдар Сәлимгәрәев белән Шамил Садыйков киләчәктә «Актаныш-информ»ның гөрләп торуын, бигрәк тә балаларны, яшь каләм осталарын бергә туплаган иҗат үзәгенә әйләнүен теләде. Искәртеп узабыз, капиталь төзекләндерү программасына төрле районнардагы “Татмедиа” филиаллары кергән.
Динә Нәҗметдинова, Ирек Хамидуллин.