Татарстандагы Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләре, бу атнада ягни, 15 нче февральдә, эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне үткәрә. Эшмәкәрләрне көндезге сәгат икедән дүрткә кадәр, Зур Кызыл урамы, 30 нчы йорт, һәм Сеченов урамы, 13а йорт адреслары буенча кабул итәчәкләр.
Ә консультацияләр алу өчен алдан 222-84-28 телефоны буенча язылырга кирәк. Шалтыратуларны бүген һәм иртәгә, 13 нче һәм 14 нче февральдә, иртәңге сәгат уннан кичке бишкә кадәр кабул итәләр.