Икенче февральдан башлап 23 апрельга кадәр Татарстан Милли музеенда Сталинград сугышының тәмамлануына 80 еллык юбилее уңаеннан “Крепость на Волге» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмәдә 50 дән артык экспонат тәкъдим ителәчәк: фотографияләр, документлар, сугышта катнашучыларның шәхси әйберләре, сугыш кырында табылган танклар.
14 февраль көнне Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә Денис Фонвизинның “ Недоросль” спектакле. Режиссер- Пётр Норец. 16 февраль Әлмәт татар дәүләт драма театрында «Кар астында кайнар чишмә» спектакле. Бер мәхәббәт тарихын бәян итүче спектакль һәр заманда актуаль «аталар һәм балалар» проблемасына нигезләнгән. Режиссеры-Рамил Фазлыев.
17 нчы февраль көнне Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының зур залында кичке сәгать җидедә “Тормышмы бу” спектакле. Режиссеры- Айдар Җаббаров
17 февраль көнне Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Дәүләт драма театрында 2 пәрдәдән торган “Кыз урлау” исемле музыкаль комедия. Режиссеры – Байрас Ибраһимов
18 февральдә Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Федор Шаляпинның 150 еллыгына багышланган концерт оештырыла. Репертуарда Федор Шаляпинның җырлары һәм романслары көтелә. Проект Мәдәни инициативалар Президент фонды ярдәмендә үткәрелә.
19 февраль көнне иртәнге сәгать унбердә “Әкият” Татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә нәни дуслар өчен “Гуси — лебеди” спектакле. 19 февральдә Татар дәүләт филармониясендә “ Мертвые души” дип аталган музыкаль-әдәби кичә. Программада- Альфред Шнитке әсәрләре тәшкил итә.
19 февраль көнне «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә #БАЛАЛЫСОЛЯНКА балалар музыкаль премиясен тапшыруның грандиоз тантанасы уза. Премия өченче тапкыр уздырыла! Оештыручылар “ТМТВ” татар музыкаль телеканалы.
Бу атнага мәдәният дөньясына кагылышлы яңалыклар шулар иде. Үзегезне рухи яктын үстерәсегез килсә — концертларга, спектакльләргә, күргәзмәләргә рәхим итегез. Мин, Динә Нәҗметдинова, сезнең белән киләсе атнага кадәр саубуллашам.