Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы телләр комиссиясе ярдәме белән удмурт теленнән үзөйрәткеч нәшер ителде. Яңа китапны тәкъдим итү мизгеләре безнең алдагы репортажда.
Удмурт халкы сан буенча Татарстанда дүртенче урынны алып тора. Бүгенге көндә республикабызда 23 меңнән артык удмурт яши. Безнең җирлектә яшәгәнгә күрә алар татар телен аңлый, хәтта камил сөйләшүчеләр дә аз түгел. Бүгеннән башлап, теләге булган һәр кеше удмурт телен өйрәнә ала.
Нәкъ бер ел элек Филология фәннәре докторы, профессор Алексей Арзамазов Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановка милли телләрдә үзөйрәткечләр булдыру фикерн әйтә. Әлеге идея хуплана. Казан фәнни үзәге яшь галимнәре тырышлыгы белән “Мон ачим: удмурт теленнән үзөйрәткеч” китабы дөнья күрә.
Үзөйрәткечтә удмурт сүзләре рус, инглиз һәм татар телендә тәрҗемәдә бирелә. Удмурт теленең фонетик һәм грамматик үзенчәлекләре аңлатыла. Аерым урын шигърияткә бирелгән. Биредә классик шагыйрьләрнең шигырьләре удмурт теленә тәрҗемәдә бирелгән. Әдәбият белгечләре үзөйрәткечне югары бәяли.
Телләр комиссиясе ярдәме белән татар һәм удмурт телләрендә үзөйрәткечләр нәшер ителде. Киләчәктә чуаш, мари һәм эрзян мордва телләрендә дә мондый үзөйрәткечләр булыр дип көтелә.
Айзилә Батырханова, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.