Менделеевск районы предприятиеләре Төркиягә гуманитар йөк җибәрде. Машинада бензогенератор, радиатор, термос, яктырткыч кебек кирәк — ярак. Менделеевскиның «Аммоний» заводы Татарстан Рәисе башлангычы буенча ачылган хәйрия счетына 1 миллион сум акча күчерде, дип хәбәр итте район башлыгы, Радмир Беляев.