Яңалыклар чыгарылышын “Күркәм эшләр эзеннән…” сәхифәсе белән дәвам иттерәбез. Чираттагы репортаж нефть тармагы хезмәткәре, тормышын спортка, сәламәт рәвешенә багышлап, үз үрнәге белән башкаларны да актив булырг аөйрәтүче Шәһит Таипов турында. Сүзне хезмәттәшем Ания Гыйбадуллинага бирәбез.
Кышның һәр көнен диярлек әнә шулай чаңгы юлларын салып башлый Шәһит Таипов. Ерактан карап торганда бу җитез кешенең әле күптән түгел генә 86 яшь тутырганына ышанып булмый.
Күнегүләр өйдәдә дәвам итә. Фатирында аерым бүлмә тренажерларга бүлеп бирелгән. Көндәлек эшли торган күнекмәләрен безгәдә күрсәтте. Карап торышка бик җиңел, ә әзерлексез яшьләрдә кабатлый алмас
Студент чагында ук җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Тау туризмы һәм альпенизм үзләштерә. Алай гына да түгел, актив яшәү рәвешен алып баручылар өчен клублар оештыручыларның берсе ул. 70 яшендә Франциянең Монблан тавынаменә. 75 яшендә йөзүнең кышкы төрләре буенча 11 нче халыкара фестивальдә уңышлы чыгыш ясый.