“10 ел бергә”: Мамадыш районының “Ядкарь” җыр ансамбле беренче юбилеен билгеләп үтте. Түбән Сон авылы мәдәният йортында әлеге коллектив оешуга ветераннарның “Балкыш” республика фестивале сәбәпче. Җирле үзешчәннәр нинди чараларда катнаша? Репертауарын кайсы чор әсәрләре тәшкил итә? Болар хакында киләсе материалда.
Илһамия Сибгатуллина “Ядкарь” ансамблендә аның оешканның беренче көненнән үк. Озак еллар авыл мәктәбендә укытучы булып эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган мамадышлы үзешчән сәнгатьтә бик теләп катнаша. “Репетицияләргә җыелулар, авылларга концертлар белән йөрү аеруча күңелле”, — ди сюжет герое.
Түбән Сон авылы мәдәният йортында “Ядкарь“ җыр ансамбле оешуга ветераннарның “Балкыш“ фестивале сәбәпче. 2012нче елда әлеге бәйгенең район турында катнашкан бер төркем үзешчәннәр башка төбәкләрдән килгән вокаль коллективларны күреп, үзләрендә дә моны булдырырга карар кылалар.
Ансамбльгә баянда Түбән Сон авыл җирлеге башлыгы Равил Гафиятуллин үзе уйный. Бер дистә ел дәвамында коллектив йөзләгән концерт-чарада, күп кенә конкурсларда катнашты, җиңүләр яуладылар. Үзешчәннәрнең төп репертуарын ретро җырлар тәшкил итә.
“Ядкарь”леләрне юбилейлары белән котларга күрше-тирә авыллардан “Покрау” һәм “Сон бизәкләре” ансамбльләре, “Сәйлән” бию төркеме килгән иде.
Илнур Юнысов, Алмаз Камалиев, Фаил Шәйхетдинов, Татарстан яңалыклары, Мамадыш районы.