Гыйнвар башыннан Буада шәһәр маршруты буйлап уңайлы автобуслар йори башлады. Бу халыкка җәмәгать транспорты хезмәте күрсәтүе оешма үзгәрү белән дә бәйле. Җитмеш пассажир сыйдырышлы уңайлы, зур модельләр иртәнге алты сәгать утыз минуттан унсигез сәгатькәчә шәһәр буенча җилдерә. Тулырак алдагы язмада.
Зур шәһәрләрдәге кебек автобусларга барыннан да бигрәк өлкән яшьтәгеләр шат. Шәһәрдә яшәүче Назыйм Хөснетдиновка, мәсәлән, шәхси машинасы булмаганлыктан, җәмәгать транспортында еш йөрергә туры килә. Җылы һәм иркен автобуста әйләнеп кайтуы гына да рәхәт ди.
Гүзәл Гыйззәтуллина да күпчелек әлеге транспорттан файдалана.
Автобус йөртүчегә дә уңайлы – урыны ачыкта, техника заманча җиһазландырылган. Шәһәр транспорт руле артында Александр Матвеев.
Көн саен шәһәр буйлап өч автобус маршрутка чыга хәзер. Иртәнге рейс җиденче яртыда башлана. Аның йөрү графигы пассажир агымын исәпкә алып төзелә.
Шунысын да искәртик, яңа транспортта йөрү бәясе дә яңача, хәзер ул 25 сумны тәшкил итә. Автобусларның йөрү графигы тукталышларда урнаштырылган.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.