Шул ук вакытта ковид белән авыручылар саны артуга бара. Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, республикада коронавирус белән авыруның 82 очрагы теркәлгән, 15 кеше хастаханәгә салынган. Шул ук вакытта, сәламәтлек саклау министрлыгында белдерүләренчә, «кракен» яңа штаммының таралу ихтималы бар. Татарстанда ковид-госпитальләр эшли, кирәкле дарулар бар. Яңа вирусны йөткерү, тамак hәм мускуллар авыртуы, сулыш алу авыраюы, бронхитка охшаган симптомнар буенча белергә була. Өстәмә чикләүләр кертү планлаштырылмый. Әмма төп кагыйдәләрне онытмаска һәм үз-үзеңне сакларга киңәш итәләр.