Махсус хәрби хәрәкәттә катнашучыларга һәртөрле ярдәм чаралары курсәтелә. Республика районнарда да аларның гаиләләре игътибар үзәгендә. Шушы көннәрдә «Актаныш» агрофирмасы егетләре мобилизацияләнгән райондашларына җибәрергә 10 мич әзерләгән. Тулырак алдагы язмада.
Бер мичне ясау өчен көн ярым, кайвакыт икешәр көн дә китә, ди егетләр. Актаныш агрофирмасында хезмәт куючы Илдар Гыйльфанов һәм Равил Гарипов мондый эшкә үз теләкләре белән алынган. Хәзерге вакытта алар мобилизацияләнгән райондашларыбызга буржуйкалар әзерләү белән мәшгуль.
Булышлык күрсәтү идеясе турында игълан иткәч, Актаныш агрофирмасы егетләргә ярдәмгә алына. Әлеге фикерне биредә эшләүчеләр дә куәтләп ала.
Буржуйка җылылык үткәрүчән металлдан эшләнгән, димәк, кечкенә генә мәйданны да җылытырга сәләтле. Торбасы да металлдан куелган, Алар белән солдатлар землянкаларда җылына , азык җылыта, юеш киемнәрен киптерә ала. хәтта палаткада мунча ясап юынып чыгарга да мөмкин.
Буржуйкалар егетләрнең теләген искә алып эшләнә. Агрофирма егетләре моның белән генә чикләнергә исәпләми. Әлеге изге эштә алар алга таба да катнашырга ниятли.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Сәләхова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары. Актаныш районы.