Халкыбыз күңеленә кереп калган «Һаман яратам» җырының язылу тарихы үенчәлекле. Ул җырның музыка авторы — композитор Фәрит Хатыйпов. Безнең редакция Татарстанның халык артистлары танылган композитор, виртоуз- музыкант, бик күп җырлар авторы Фәрит Хатипов һәм җырчы Рабига Сибгатуллина турында “Замандаш” тапшыруын әзерли. Без аны озакламый сезгә тәкъдим итәчәкбез. Ә бүген исә сүзебез чорлар сынавын узган “hаман яратам” җырының тарихы хакында.
Композитор Фәрит Хатыйповның 650 шигырьгә язылган җырлар тупланмасы 6 китапта урын алган. Инде җиденчесе әзерләнеп ята. Шуларның 2 се бер исем астында -«Һаман яратам»,-дип атала. Ни өчен, чөнки аның җырларында Туган илгә, туган якка, туган җиргә, авылларга, халыкка, хатын- кызларга мәхәббәт, ярату хисләре ярылып ята. Җырларын профессиональ башкаручылар да, һәвәскәрләр дә яратып башкара. Бигрәк тә аның шагыйрь Зөлфәт шигыренә «Һаман яратам» җырын үз репертуарына алмаган башкаручы бик сирәктер.
Фәннур Хәсәнов, Дамир Мөхәммәтханов Татарстан яңалыклары.